“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе сәяси советы утырышы
Дата публикации: 27 января 2010 09:25
22 гыйнварда “Бердәм Россия” партиясе Татарстан региональ бүлекчәсе сәяси советының быелгы беренче утырышы узды. Утырышны сәяси совет Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Чарада шулай ук партиянең региональ сәяси советы Секретаренең урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев; региональ сәяси Секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова; Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина; партиянең региональ бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Виктор Бударин; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Утырышта катнашучылар 14 мартта Чистай бермандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар буенча сайлау кампаниясе үткәрү һәм әлеге округ буенча депутатлыкка кандидат күрсәтү турындагы мәсьәләләр хакында фикер алышты.
Искәртеп узабыз, яңа сайлауларны Чистайдан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Александр Таркаевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуга бәйле рәвештә үткәрергә кирәк. ТР Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә, сайлаулар 2010 елның 14 мартына билгеләнгән. Округта депутат сайлау кампаниясе сайлауларны билгеләү турындагы карар рәсми төстә басылып чыкканнан соң башланачак. Депутатлыкка кандидатлардан теркәү өчен документлар Чистай территориаль (округ) сайлау комиссиясе тарафыннан 2010 елның 27 гыйнварында 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Хәзерге вакытта депутатлыкка кандидатлар күрсәтү этабы бара. “Теләсә нинди дәрәҗәдәге сайлауларда катнашу – партиянең төп максаты. “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге әлеге сайлау кампаниясендә катнашачак”, – дип ассызыклады Виктор Бударин.
Виктор Смыков “Бердәм Россия” партиясеннән дүртенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелде. Аның төп эш урыны – “Татнефть” ААҖ, “Ямашнефть” идарәсе рәисе, өченче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты. “Виктор Васильевич – әзерлекле, тәҗрибәле кеше”. Дәүләт Советы Рәисе кандидатка әнә шундый бәя бирде.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, “Бердәм Россия” партиясенең әйдәп баручы ролен саклап калырга һәм Чистай округында җиңү өчен тырышырга кирәк. Әлеге округта элегрәк узган сайлауларда “Правое дело” партиясе вәкиле Александр Таркаев җиңгән иде. Әлеге уңайдан Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентында төрле партия вәкилләренең булуы – уңай күренеш, дигән фикерне белдерде.
Источник: Татар-информ
Последние публикации
- Татарстан бердәмроссиялеләре урланган кәрәзле телефоннарны блокировкалау инициативасын яклаячак (23.01.2010 10:35)
- Дмитрий Медведев: “Төбәк парламентларында бер-ике фракция – бу аз” (22.01.2010 09:54)
- “Бердәм Россия” фракциясе каршындагы Эксперт советы утырышында ТКХ проблемалары тикшерелде (22.01.2010 09:39)
- “Бердәм Россия” партиясенең V Бөтенроссия медиафорумы (20.11.2009 09:57)
- Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президентының РФ Федераль Җыенына Юлламасына карата фикерен белдерде (13.11.2009 16:10)
Интернет-ресурсы
- Сайт ВПП "Единая Россия"
www.edinros.ru - Сайт Президента РТ
www.president.tatar.ru - Сайт Государственного Совета РТ
www.gossov.tatarstan.ru
- Приволжский межрегиональный координационный совет партии "Единая Россия"
www.er-volga.ru - Сайт Казанского местного отделения ТРО ВПП "ЕДИНАЯ РОССИЯ"
www.kazedros.ru - Сайт Набережночелнинчского отделения ТРО ВПП "Единая Россия"
www.chelnyedinros.ru





