РусТат

Татарстан бердәмроссиялеләре урланган кәрәзле телефоннарны блокировкалау инициативасын яклаячак

Дата публикации: 23 января 2010 10:35

22 гыйнварда ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясенең Эксперт советы утырышы булды. Утырышны Эксперт советы җитәкчесе, Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Хәйруллин алып барды.

Утырышта катнашучылар Татарстан парламенты РФ Дәүләт Думасына һәм РФ Хөкүмәтенә җибәргән һәм эшләп бетерү тәкъдиме белән кире кайтарылган 6 закон инициативасын карады.

Марат Хәйруллинның журналистларга сөйләвенчә, бүген көн үзәгендә кәрәзле телефоннарны урлауга каршы көрәшкә юнәлдерелгән Дәүләт Советының 3 закон инициативасы тора. Алар - “Оператив эзләү эшчәнлеге турындагы” Федераль законның 15 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы” , “Элемтә турындагы” Федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы” законнар.

Беренче закон проекты кысаларында оператив эзләү эшчәнлеген алып барырга тиеш булган органнарга элемтә операторларыннан элемтә һәм абонент чараларына җитештерүче куйган идентификацион номерлар турында мәгълүмат таләп итү хокукы бирү, шулай ук кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очракта һәм РФ дәүләт, хәрби, икътисади һәм экология куркынычлыгына янаганда яки телефон урланган очракта элемтә хезмәтен өзү тәкъдим ителә.

Марат Хәйруллин фикеренчә, бу таләпләр кәрәзле телефоннарны урлау белән бәйле җинаятьләрне кисәтү чарасы булачак, чөнки урланган аппаратларны элемтә операторлары челтәрендә кулланып булмаячак, шулай итеп легаль булмаган базарда андый телефоннарга ихтыяҗ кимиячәк.

“Бу тема бик актуаль, һәм барлык төбәкләрдә дә кискен тора”, - дип билгеләп үтте парламентарий. Ул шулай ук федераль үзәктән Дәүләт Советының инициативаларына искәрмәләр бар. “Без бу искәрмәләрне исәпкә алып закон проектларын яңадан федераль үзәккә тапшырырга тәкъдим итәбез. Татарстан үз инициативасын яклаячак”, - дип тәмамлады Марат Хәйруллин.

Ул журналистлар белән фикер алышканда Татарстан территориясендә телефон урланган очракта элемтә хезмәтен күрсәтүне өзү чарасы үз нәтиҗәләрен күрсәтә, диде. “Узган ел кәрәзле телефоннарны урлау белән бәйле җинаятьләр 40 процентка кимегән”, - дип белдерде Дәүләт Советы депутаты.

Источник: Татар-информ

Антикризис 65-летие Великой Победы Партийные проекты Кадровый резерв Без булдырабыз Стратегия 2020

Интернет-ресурсы

  • Приволжский межрегиональный координационный совет партии "Единая Россия"
    www.er-volga.ru
  • Сайт Казанского местного отделения ТРО ВПП "ЕДИНАЯ РОССИЯ"
    www.kazedros.ru
  • Сайт Набережночелнинчского отделения ТРО ВПП "Единая Россия"
    www.chelnyedinros.ru