“Бердәм Россия” фракциясе каршындагы Эксперт советы утырышында ТКХ проблемалары тикшерелде
Дата публикации: 22 января 2010 09:39
22 гыйнварда республика парламентында узган “Бердәм Россия” фракциясе каршындагы Эксперт советы утырышында катнашучылар “Электрон Хөкүмәт” эшчәнлегенең законнар базасын формалаштыру, торак–коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә идарәче компанияләрнең финанс эшчәнлегенә контроль урнаштыру, торак милекчеләре ширкәте вәкаләтләренә аныклык кертүгә бәйле мәсьәләләрне карады.
“Шәхси мәгълүмат турында”гы федераль законның 6 маддәсенә, “Гражданлык хәле актлары турында”гы федераль законның 12 маддәсенә, РФ Салым Кодексының 102 маддәсе 1 бүлегенә үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектының максаты – барлык дәрәҗәдәге башкарма хакимият органнарының үзара бәйләнеше буенча бердәм мәгълүмат киңлеге формалаштыру өчен норматив–хокукый база булдыру. Моның өчен дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары мәгълүмат ресурсларында булган исәп мәгълүматларын актуальләштерергә кирәк.
Шул рәвешчә, закон проекты тарафыннан дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары таләпләре буенча шәхси мәгълүматлар тәкъдим итү мөмкинлеге карала.
Әлеге закон проекты хакында фикер алышканнан соң, Дәүләт Советы депутатлары, ТР Хөкүмәте министрлык һәм ведомстволары вәкилләре Дәүләт Советының әлеге инициативасы буенча эшне дәвам итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Шуның белән бергә парламентарийлар федераль үзәктән килгән искәрмәләрне исәпкә алачак. Аерым алганда, дәгъваларның асылы документта тиешле органнар тарафыннан мәгълүмат алу өчен контроль булдыру механизмы күрсәтелмәвенә кайтып кала.
Бүген республика парламентында узган “Бердәм Россия” фракциясе каршындагы Эксперт советы утырышында “Россия Федерациясе Торак кодексы һәм Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү хакында”гы закон проектлары тикшерелде.
“Татар-информ” МА материаллары буенча
Последние публикации
- “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе сәяси советы утырышы (27.01.2010 09:25)
- Татарстан бердәмроссиялеләре урланган кәрәзле телефоннарны блокировкалау инициативасын яклаячак (23.01.2010 10:35)
- Дмитрий Медведев: “Төбәк парламентларында бер-ике фракция – бу аз” (22.01.2010 09:54)
- “Бердәм Россия” партиясенең V Бөтенроссия медиафорумы (20.11.2009 09:57)
- Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президентының РФ Федераль Җыенына Юлламасына карата фикерен белдерде (13.11.2009 16:10)
Интернет-ресурсы
- Сайт ВПП "Единая Россия"
www.edinros.ru - Сайт Президента РТ
www.president.tatar.ru - Сайт Государственного Совета РТ
www.gossov.tatarstan.ru
- Приволжский межрегиональный координационный совет партии "Единая Россия"
www.er-volga.ru - Сайт Казанского местного отделения ТРО ВПП "ЕДИНАЯ РОССИЯ"
www.kazedros.ru - Сайт Набережночелнинчского отделения ТРО ВПП "Единая Россия"
www.chelnyedinros.ru





