“Бердәм Россия” партиясенең V Бөтенроссия медиафорумы
Дата публикации: 20 ноября 2009 09:57
20 ноябрьдә Санкт-Петербургта “Бердәм Россия” партиясенең V Бөтенроссия медиафорумы үз эшен башлап җибәрде.
Медиафорум ачылыр алдыннан “Россияне модернизацияләүдә илнең сәяси системасы роле” дигән темага түгәрәк өстәл уза. Әлеге мәсьәлә хакында фикер алышуда “Эксперт” журналының баш мөхәррире Валерий Фадеев, Нәтиҗәле сәясәт фонды директоры Глеб Павловский, Сәяси конъюнктура үзәге генераль директоры Алексей Чеснаков катнаша.
Чарада катнашучылар һәм кунаклар арасында шулай ук “Стратегия–2020” форумы секцияләренең экспертлары, “Бердәм Россия” дискуссия партия клублары вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, чит ил матбугаты, федераль һәм төбәк телеканаллары, басмалары журналистлары, җәмәгать эшлеклеләре бар.
“Бердәм Россия” партиясенең стратегик максаты – илнең социаль өлкәсен һәм икътисадын модернизацияләү”, – дип ассызыклады Партия Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Воробьев гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә биргән интервьюсында. “Бүген һәм иртәгә кулланма әйберләр һәм безнең эш–гамәлләрнең алгоритмнары хакында фикер алышулар узачак. Сәяси системаны модернизацияләү – тормышыбызның состав өлеше”, – дип өстәде ул.
Форумда катнашучылар алдында ясаган чыгышында Валерий Фадеев: “Россиягә корбаннар һәм газап чигүләр булмасын өчен, корбаннар һәм революцияләрдән башка, табигый модернизация кирәк”, – дип ассызыклады. Аның фикеренчә, технологик модернизациягә дә игътибар юнәлтергә кирәк.
Искәртеп үтәбез, “Бердәм Россия”нең V Бөтенроссия медиафорумы Партия җитәкчеләре, башкарма хакимият вәкилләре, әйдәп баручы сәясәтче һәм икътисадчылар катнашында түгәрәк өстәлләр форматында уза. Форумның эше 5 секциядә оештырылачак. Икътисад һәм социаль өлкәне модернизацияләү, партия идеологиясе, бердәмроссиялеләрнең социаль һәм инфраструктура проектлары, партия төзелеше проблемалары һәм башка мәсьәләләр фикер алышу темалары булачак.
V Бөтенроссия медиафорумы эше белән бер үк вакытта бердәмроссиялеләрнең XI съездына кагылышлы мәсьәләләр буенча тематик секция утырышлары да башланды.
Секцияләр эшендә “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе сәяси советы Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе сәяси советы Секретаре урынбасары, Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Римма Ратникова катнашты. Дәүләт Думасының беренче вице–спикеры Олег Морозов һәм “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин ике секциянең модераторлары булды.
Секция утырышларында съездда яңгыраячак программа тезислары һәм Президентның Федераль Җыенга Юлламасы хакында фикер алышынды. Секцияләрдә партия җитәкчеләре, башкарма хакимият вәкилләре, әйдәп баручы сәясәтчеләр һәм икътисадчылар катнашты. Форумның эше 5 секциядә оештырылды. Икътисад һәм социаль өлкәне модернизацияләү, партия идеологиясе, бердәмроссиялеләрнең социаль һәм инфраструктура проектлары, партия төзелеше проблемалары һәм башка мәсьәләләр фикер алышу темалары булды. Республика парламенты башлыгы партия төзелеше һәм партия эшенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышуда катнашты. “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы президиумы секретаре урынбасары Сергей Неверов һәм партиянең Генераль советы президиумы әгъзасы Ирина Яровая әлеге секциянең модераторлары булды.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, съезд алдыннан эшне оештыру структурасы шактый нәтиҗәле. “Партия төзелеше һәм партия эшенең актуаль мәсьәләләре” секциясенең эше хакында сөйләгәндә, ул әлеге секциядә күп кешеләрне борчый торган әһәмиятле мәсьәләләр хакында фикер алышынды, дип ассызыклады. Утырышта 130 дан артык кеше катнашты, шуларның 30 дан артыгы чыгыш ясарга теләк белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бу юлы “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе Партиянең Х съездыннан аермалы буларак, Партия уставына кертелгән үзгәрешләр буенча барлык тәкъдимнәрне дә хуплый.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе сәяси советы Секретаре утырышта телгә алган икенче тезис моношәһәрләрдә Партия эшенә кагыла. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, мондый шәһәрләрдә яшәүчеләр бер эре предприятиегә бәйле. Татарстан хакында сөйләгәндә, ул республикада шундый өч нокта (Чаллы, Кама Аланы һәм Алабуга) билгеләнүе турында әйтте. Утырышта чыгыш ясаганда, Татарстан парламенты башлыгы әлеге шәһәрләрнең икътисадын структура ягыннан үзгәртеп коруның кайбер юлларын тәкъдим итте. “Берничә кеше минем фикерне хуплады. Партия проектларында бу фикер чагылыш табар дип уйлыйм”, – диде журналистларга Фәрит Мөхәммәтшин.
"Татар-информ" МА материалары буенча
Последние публикации
- “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе сәяси советы утырышы (27.01.2010 09:25)
- Татарстан бердәмроссиялеләре урланган кәрәзле телефоннарны блокировкалау инициативасын яклаячак (23.01.2010 10:35)
- Дмитрий Медведев: “Төбәк парламентларында бер-ике фракция – бу аз” (22.01.2010 09:54)
- “Бердәм Россия” фракциясе каршындагы Эксперт советы утырышында ТКХ проблемалары тикшерелде (22.01.2010 09:39)
- Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президентының РФ Федераль Җыенына Юлламасына карата фикерен белдерде (13.11.2009 16:10)
Интернет-ресурсы
- Сайт ВПП "Единая Россия"
www.edinros.ru - Сайт Президента РТ
www.president.tatar.ru - Сайт Государственного Совета РТ
www.gossov.tatarstan.ru
- Приволжский межрегиональный координационный совет партии "Единая Россия"
www.er-volga.ru - Сайт Казанского местного отделения ТРО ВПП "ЕДИНАЯ РОССИЯ"
www.kazedros.ru - Сайт Набережночелнинчского отделения ТРО ВПП "Единая Россия"
www.chelnyedinros.ru





