РусТат

Сабада гражданнарны җирле сәяси совет секретаре кабул итә

Дата публикации: 10 ноября 2009 15:50

9 ноябрь көнне “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе Саба җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре Расих Сабиров җәмәгатьчелекне кабул итте.

Беренчеләрдән булып үзенең сорау-борчуы белән Сабадан Алсу Файзуллина керде. Әлеге ханым ике баласы белән тулай торакта гомер кичерә. Ике ел элек ире вафатыннан сон торак шартларын яхшыртуга бөтенләй өметен өзә һәм “Бердәм Россия” партиясе - Алсу ханымның сонгы өмете.

Рәмзия Галимованы да торак мәсьәләсе борчый. Ул яши торган күпкатлы йорт капиталь ремонт программасына кермәгән.
 
Бүген генә торак проблемасын хәл итеп булмый. Моны Расих Сабиров та, сорау бирүчеләр дә яхшы аңлый. Әмма сәяси совет секретаре мөмкин булганның барсын да эшләп, ничек тә ярдәм итәчәгенә ышандырды.

Сабадан Расим Әхмәтшин өлкән яшьтәге әнисенең газ пиче өчен борчыла. Газ пичен бушка алыштырыр өчен аны исемлеккә кертмәгәннәр. Расих Сабиров телефон аша элемтәгә кереп, сорауларын кәнәгатьләндерергә кушты, ә инде яңасы кайтартылганчы, район газчыларыннан элеккесен ремонтлауларын сорады.

Юлбат авыл җирлеге башлыгы Диләрә Гайфуллинаны Тенеки авылында төзелеп килүче мәчеткә ут-газ кертү мәсьәләләре борчый. Расих Сабиров Корбан бәйрәменә мәчеткә газ да керер, ут та тоташыр дип, сүз бирде. 

Әлбәттә, кабул итү моның белән генә тәмамланмый. Киләсе атнага да шул ук вакытта Расих Сабиров кабат җәмәгатьчелекне кабул итәчәк.

65-летие Великой Победы Антикризис Без булдырабыз Стратегия 2020 Кадровый резерв «У Победы наши лица»

Интернет-ресурсы

  • Приволжский межрегиональный координационный совет партии "Единая Россия"
    www.er-volga.ru
  • Сайт Казанского местного отделения ТРО ВПП "ЕДИНАЯ РОССИЯ"
    www.kazedros.ru
  • Сайт Набережночелнинчского отделения ТРО ВПП "Единая Россия"
    www.chelnyedinros.ru

Календарь событий

ПнВтСрЧтПтСбВс
1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30


Вход для пользователей