РусТат

Парламент дәресе

Дата публикации: 29 октября 2009 18:29

28 октябрьдә “Бердәм Россия” партиясенең региональ сәяси советы Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 177 нче мәктәбе сыйныфларының берсендә парламент дәресен үткәрүдә катнашты. Искәртеп үтәбез, бу көнне республиканың 2300 дән артык мәктәбендә ТР Дәүләт Советы тарихында беренче тапкыр “Законнар кайда туа” дигән темага парламент дәресе узды.

Татарстан парламенты башлыгы бүген Казанның 177 нче мәктәбе 9 “В” сыйныфында узган дәрестә булды. Җәмгыять белеме укытучысы Ольга Малышева укучыларга парламентаризм тарихы, аның илдә һәм республикада кайчан һәм ничек барлыкка килүе хакында сөйләде. Парламент дәресе башланыр алдыннан укучылар бүгенге чара уңаеннан махсус төшерелгән фильм карады. Шуннан соң алар ТАССРның кайчан оешуы, Татарстанның гамәлдәге Конституциясе кайчан кабул ителүе, республика парламентына ничә депутат сайлануы һәм башка сорауларга җавап бирде.

Дәүләт Советы Рәисе парламент дәресенә эксперт буларак чакырылган иде. “Бүген республиканың барлык мәктәпләрендә беренче тапкыр парламент дәресе уза, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Сезнең мәктәп иң алдынгы белем учакларыннан санала, биредә талантлы педагоглар эшли”. Дәресне үткәрер алдыннан укучылар Дәүләт Советында экскурсиядә булып, республикабызда законнарның ничек тууын үз күзләре белән күрде.

“Соңгы берничә гасыр дәвамында кешелек дөньясы кагыйдәләр җыелмасын гомумиләштерү өчен универсаль форма эзләгән һәм тапкан, ул – конституция, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Без 1992 елда Татарстан Конституциясен кабул иткәндә, республикабыз үсеше өчен нигез булдырдык. Конституция – ул шундый закон, аңа бөтен дөньяда сак карыйлар”.

Шуннан соң эшлекле уен форматында класс советының алдан әзерләнмәгән утырышы узды, аның көн тәртибенә сыйныф коллективы кодексы хакында фикер алышу һәм аны кабул итү мәсьәләсе куелды. Кодексны карауга тәкъдим ителгән маддәләр 9 “В” сыйныфы тормышының төрле аспектларын регламентлаштырды. Утырышта катнашучыларның күпчелеге сыйныфтан тыш чараларда катнашу буенча тәкъдимнәргә каршы килмәсә дә, косметика куллануны чикләү һәм дресс–кодның катгый кагыйдәләре кызу бәхәс уятты. Класс коллективы кодексы проекты, төзәтмәләрне исәпкә алып, күпчелек тавыш белән кабул ителде.

“Парламентаризм сәнгате төрле карашта торучыларны үзара килештерүгә кайтып кала, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Миңа сездә үз сыйныфыгызның кодексын кабул итү, ата–аналар һәм педагоглар арасындагы мөнәсәбәтләрне регламентлаштыру теләге барлыкка килүе ошады. Миндә, аерым алганда, башка сыйныфлар белән ярышып, үзегезнең коллектив эчендә генә түгел, ә мәктәп күләмендә өлгереш буенча ярышлар үткәрергә карар кылуыгыз яхшы тәэсир калдырды. Шул рәвешчә, сез корпоратив традицияләргә нигез саласыз. Сыйныфның гомуми абруе хакына сез ярдәм кулы сузарга, төрле фәннәр буенча укуда артта сөйрәлүче иптәшләрегезне алга әйдәргә әзер”.

Парламент дәресе тәмамлангач Фәрит Мөхәммәтшин Ольга Малышевага Татарстан Конституциясен һәм парламентаризм буенча әдәбият тапшырды, шулай ук Мактаулы кунаклар китабында истәлеккә язма калдырды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Антикризис Без булдырабыз 65-летие Великой Победы Кадровый резерв Стратегия 2020 «У Победы наши лица»

Интернет-ресурсы

  • Приволжский межрегиональный координационный совет партии "Единая Россия"
    www.er-volga.ru
  • Сайт Казанского местного отделения ТРО ВПП "ЕДИНАЯ РОССИЯ"
    www.kazedros.ru
  • Сайт Набережночелнинчского отделения ТРО ВПП "Единая Россия"
    www.chelnyedinros.ru