Олег Морозов Чаллыда “Законнар кайда туа” дәресен үткәрде
Дата публикации: 28 октября 2009 19:03
28 октябрьдә Чаллыда А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицейда укучылар РФ Дәүләт Думасы вице-спикеры, “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумы әгъзасы Олег Морозов белән фикер алышу мөмкинлегенә ия булды. Аларның мәктәпләрендә Татарстан Республикасының барлык уку йортларындагы кебек “Законнар кайда туа” парламент дәресе узды.
Олег Морозовның яшь буын белән аралашу тәҗрибәсе зур: заманында Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе урынбасары Чаллы вузларының берсендә лекцияләр укыган. Бу юлы да проблемалар тумады. Яшь чаллылылар игътибар белән Россия парламенты барлыкка килү тарихын, Россиядә закон тыңлаулары буенча шәхси тәҗрибәсеннән чыгып сөйләгән хәлләрне тыңладылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Беренче сорау КДУ базасында Идел буе федераль университетын оештыру турында булды. Идел буе федераль университеты оештыру идеясе Татарстан Президенты идеясе, ул аны Дәүләт Думасы вице-спикеры белән уртаклашты, дип җавап бирде Олег Морозов. Бу идеянең чынга ашуы ИФУ өчен генә түгел, ә ТР мәгарифенең барлык өлкәсе өчен дә зур абруй казану. “Идел буе федераль университеты Федераль округының төп университеты булачак, студентларга яшәү һәм уку өчен яңа шартлар булачак. 2013 елгы Универсиада объектларының бер өлеше Идел буе федераль университетына күчәчәк.
Россиянең бүгенге яшьләре перспективалы, дип билгеләп үтте Олег Морозов. “Бүген моның шулай булуына чираттагы тапкыр инандым. Яшьләр илнең сәяси тормышын аңлыйлар, яхшы сораулар бирәләр. Безгә алмашка акыллы яшьләр килә”, - диде ул.
Дәүләт Думасы вице-спикеры шәһәр мэры белән бергә лицейның түрбакчасына агач утыртты, дип хәбәр итә Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Источник: "Татар-информ" МА
Последние публикации
- “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе сәяси советы утырышы (27.01.2010 09:25)
- Татарстан бердәмроссиялеләре урланган кәрәзле телефоннарны блокировкалау инициативасын яклаячак (23.01.2010 10:35)
- Дмитрий Медведев: “Төбәк парламентларында бер-ике фракция – бу аз” (22.01.2010 09:54)
- “Бердәм Россия” фракциясе каршындагы Эксперт советы утырышында ТКХ проблемалары тикшерелде (22.01.2010 09:39)
- “Бердәм Россия” партиясенең V Бөтенроссия медиафорумы (20.11.2009 09:57)
Интернет-ресурсы
- Сайт ВПП "Единая Россия"
www.edinros.ru - Сайт Президента РТ
www.president.tatar.ru - Сайт Государственного Совета РТ
www.gossov.tatarstan.ru
- Приволжский межрегиональный координационный совет партии "Единая Россия"
www.er-volga.ru - Сайт Казанского местного отделения ТРО ВПП "ЕДИНАЯ РОССИЯ"
www.kazedros.ru - Сайт Набережночелнинчского отделения ТРО ВПП "Единая Россия"
www.chelnyedinros.ru





