“Россия цивилизациясенең бөек юлы” автоэкспедициясе
Дата публикации: 21 октября 2009 17:25
18 октябрьдә Казан “Бердәм Россия” партиясе оештырган “Россия цивилизациясенең бөек юлы” автоэкспедициясен каршылады.
М-7 трассасында сәяхәтчеләрне “Бердәм Россия” партиясенең региональ сәяси советы вәкилләре, Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләре хакимияте җитәкчеләре урынбасарлары, яшьгвардиячеләр, татар милли киемендәге кызлар чәк-чәк белән каршылады.
“Без әлегә күп шәһәрдә булырга җитешмәдек, әмма Казандагы кебек җылы итеп, бер кайда да каршыламадылар”,- дип билгеләп үтте экспедиция җитәкчесе, Дәүләт Думасы депутаты Роберт Шлегель.
19 октябрьдә ТР Халыклар дуслыгы йортында экспедиция әгъзалары “Күп милләтлелек шартларында милли бердәмлек” “түгәрәк өстәле”ндә катнашты. Чарада шулай ук “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе сәяси советы Секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Думасы депутатлары Гөлнара Сергееева, Виктория Черкесова, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең региональ башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин, Дәүләт Советы депутатлары, Казан вице-мэры Людмила Андреева һәм башка рәсми затлар, конфессия вәкилләре һәм МКА башлыклары катнашты.
Автоэкспедициядә катнашучылар 18 шәһәр аша «UAZ Patriot», «UAZ Pickup» һәм «Fiat Ducato» машиналарында 80 меңгә якын километр юл узачак.
Россиянең барлык зур шәһәрләрендә Россия тарихының мөһим вакыйгаларына багышланган семинарлар, студентлар белән очрашулар, акцияләр узачак.
Экспедиция “Бердәм Россия” партиясе, “Соллерс” автоконцерны, “СтэкКом” спутник элемтә операторы һәм “Рус навигация технологияләре” компаниясе ярдәме белән үткәрелә. Автоэкспедиция ГЛОНАСС-мониторингы “АвтоТрекер” системасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Экспедиция барышын интернет челтәре аша күзәтергә мөмкин, адресы http://autoexpedition.autotracker.ru.
Татарстан башкаласында “түгәрәк өстәл”дә “Россия цивилизациянең бөек юлы” автоюлында катнашучыларга төрле дин һәм милләт вәкилләренең тату яшәү уникаль моделе турында сөйләделәр. Төрле милләт кешеләренең бер-берсен хөрмәт итеп тату һәм килешеп яшәүләре буенча республика тәҗрибәсе үрнәк булып торырга тиеш, дип белдерде автоэкспедициядә катнашучылар.
Римма Ратникова сүзләренчә, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы шундый мөнәсәбәтләр - республика җитәкчелегенең нигезендә һәркемне хөрмәт итү принцибы булган сәясәт нәтиҗәләре. Ул экспедициядә катнашучыларга уңышлар һәм хәерле юл теләде.
Очрашуда Россия халкы тормышы турында сөйләүче махсус канал һәм Милләтләр эшләре министрлыгы булдыру турында сөйләштеләр. Дәүләт Думасы депутаты Гөлнара Сергееева фикеренчә, министрлык булдыру өчен көчләрне берләштергән очракта гына уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
“Түгәрәк өстәл” тәмамлангач экспедиция җитәкчесе, Дәүләт Думасы депутаты Роберт Шлегель һәм экспедициядә катнашучылар журналистларга “Россия цивилизациянең бөек юлы” проектының үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Автоэкспедиция яшьләрне берләштерү һәм Россия автосәнәгатенә ярдәм итү өчен оештырылган.
Башкалада яшәүчеләр экспедиция “УАЗ”ларын һәм Татарстанда җитештерелүче машиналарны Ирек мәйданында оештырылган автопарадта күрә алды.
Кич Роберт Шлегель җитәкчелегендәге делегация вәкилләре Казан дәүләт университетында студентлар активы белән очрашып, фикер алыштылар.
20 октябрьдә сәяхәтчеләр безнең Ватаныбыз буенча ерак һәм кызыклы юлларын дәвам итте. Аларны Алабуга бердәмроссиялеләре юлда сәламләп, хәерле юллар теләде.
Последние публикации
- “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе сәяси советы утырышы (27.01.2010 09:25)
- Татарстан бердәмроссиялеләре урланган кәрәзле телефоннарны блокировкалау инициативасын яклаячак (23.01.2010 10:35)
- Дмитрий Медведев: “Төбәк парламентларында бер-ике фракция – бу аз” (22.01.2010 09:54)
- “Бердәм Россия” фракциясе каршындагы Эксперт советы утырышында ТКХ проблемалары тикшерелде (22.01.2010 09:39)
- “Бердәм Россия” партиясенең V Бөтенроссия медиафорумы (20.11.2009 09:57)
Интернет-ресурсы
- Сайт ВПП "Единая Россия"
www.edinros.ru - Сайт Президента РТ
www.president.tatar.ru - Сайт Государственного Совета РТ
www.gossov.tatarstan.ru
- Приволжский межрегиональный координационный совет партии "Единая Россия"
www.er-volga.ru - Сайт Казанского местного отделения ТРО ВПП "ЕДИНАЯ РОССИЯ"
www.kazedros.ru - Сайт Набережночелнинчского отделения ТРО ВПП "Единая Россия"
www.chelnyedinros.ru





